"Рубин" белән "Терек" матчында Виталий Мешков хөкемдарлык итә
Россия чемпионатының 11нче туры матчларына арбитрлар билгеләнде
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Илдар Райманов). Россия чемпионатының 11нче туры матчларына арбитрлар билгеләнде.
4 октябрь көнне Чечня башкаласында узачак "Терек" (Грозный) һәм "Рубин" уенына Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәреннән 32 яшьлек Виталий Мешков җитәкчелегендәге арбитрлар бригадасы хөкемдарлык итәчәк. Судьяның ассистентлары - Тихон Калугин (Мәскәү) һәм Николай Богач (Люберцы), инспектор – Гарәфи Жафяров (Мәскәү).
Виталий Мешков "Рубин" матчларында баш судья сыйфатында алты тапкыр катнашкан, шул исәптән премьер-лига кысаларында биш һәм Россия Кубогында бер мәртәбә. Әлеге матчларда "Рубин" дүрт җиңү яулаган, бер тапкыр оттырган һәм бер уен тигез исәпкә тәмамланган.