news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Рубин” белән “Ростов”ның берсе дә гол кертә алмады

"Рубин"ның бу очрашуы иран футболчысы Сердар Азмун тирәсендә барган бәхәсләрнең кызган чагында узды.

(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ", Сергей Гаврилов). “Рубин” кичә кич өйдә уздырган чираттагы матчта “Ростов”ны кабул итеп, уенны тигез исәп белән тәмамлады – 0:0.

"Рубин"ның бу очрашуы иран футболчысы Сердар Азмун тирәсендә бәхәсләрнең кызган чагында, һәм, гомумән, Казан командасы тарихында иң яхшы остазлардан булган Корбан Бердыевның хәзер җитәкләгән яңа командасына каршы уен булуы белән үк игътибар үзәгендә торды. 

Мәгълүм булганча, Азмун җәй көне килешүен өзеп, “Рубин”нан китте, әмма УЕФА аның башка командага күчүен законлы дип таныды. Уенчының Чемпионнар лигасында һәм Россия чемпионатында рәсми рәвештә “Ростов” өчен уйнаячагы игълан ителгән иде. Әмма “Рубин” “Ростов”ны кабул итәргә 4 көн кала Азмун килешүе белән Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итте. Өстәвенә, шунысы да бар: бүгенге көндә “Ростов” командасының вице-президенты вазифасын Корбан Бердыев башкара һәм ул бөтен күнекмәләрнең барышы белән җитәкчелек итә. 

Шулай да Казан футболчылары өчен бу уен Бердыев һәм Азмуннан башка да бик мөһим иде. Россия чемпионатының 13 турыннан соң “Ростов” 18 очко белән турнир таблицасында 7 нче урынны биләде, ә “Рубин” 18 очко белән 8 нче урынны. Җәрәхәтләр аркасында хуҗаларда Максим Канунников белән Денис Ткачук уйный алмады, ә кунакта старт башында Казанның бөтен элеккеге йолдызлары чыкты: Сесар Навас, Кристиан Нобоа (ике дә “Рубин” составында Россия чемпионнары), Сердар Азмун, ә Александр Гацканны санамаганда, запаста Александр Бухаров калды, ул да үзенә исемне “Рубин”да эшләгән иде, шунда ук Россия чемпионы булды.

Беренче таймда футбол шахматны хәтерләтте. Командалар бер-берсен әйбәт белгәнгә сак кына уйнарга тырышты, гадәти булмаган хәрәкәтләр ясалмады. Тупка күбрәк “Ростов” командасы хуҗа булды. Һәм, нәкъ алар, тәнәфескә 3 минут кала гол кертә язды. Уен барышын Корбан Бердыев “Казан-Арена” стадионының мактаулы кунаклар утыргычыннан күзәтеп торды. Азмун исә бу уенда игътибарны җәлеп итмәде.

Тәнәфестән соң ук Казан уенчылары һөҗүмгә ташланды, һәм монда Азмунга гол кертергә уңайлы очрак килеп туды, ләкин хуҗаларны сакчы Тарас Бурлак коткарды. 18 мең 971 тамашачы күзәткән уен бераз җанлана төште. Чынлыкта, урамдагы суыкта ашыкмыйча генә уйнап булмас иде. “Рубин” акрынлап уенны үз кулына алды. Шул чакта Бухаровка да үзен күрсәтергә вакыт җитте, ул 78 нче минутта Азмунга алмашка чыккан иде. Монда да Рыжиков янә команданы коткарып калды.

Уен 0:0 исәбе белән тәмамланды.

19 очко җыеп “Рубин” 8 нче урынын саклады. Киләсе турда 26 ноябрьдә команда Мәскәүдә ЦСКА белән очрашачак. 

“Рубин” (Казан) – “Ростов” (Ростов-на-Дону) – 0:0 (0:0). 

Кисәтүләр алды: Гацкан, Навас (икесе дә “Ростов”).

“Рубин»: Рыжиков, Санчес, Бурлак, Нәбиуллин, Самбрано, Камболов, М’Вила, Җамалетдинов, Рочина (Гарсия, 82), Лестьенн (Девич, 72), Жонатас.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100