Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Рубин" белән "Локомотив" уйнаганда "Казан-Арена" янында машина куеп булмаячак
Дәүләт автоинспекторлары алдан чарасын күрергә, машиналарны ярамаган җирдә калдырмаска өнди, югыйсә, аларны штраф тукталышларына алып китәчәкләр.
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). “Рубин” җанатарлары бүген Казан командасы “Локомотив” белән уйнаганда үз автомобильләрен “Казан-Арена” стадионы парковкасына куя алмаячак. Дәүләт автоинспекторлары алдан чарасын күрергә киңәш итә, машиналарны ярамаган җирдә калдырмаска өнди, югыйсә, аларны штраф тукталышларына алып китәчәкләр, дип хәбәр итә Россиянең Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Машиналарны, әйтик, “Леруа Мерлен” Сәүдә үзәге, “Татнефть-Арена”, Су спорт төрләре сарае янында калдырырга ярый. Шулай ук җанатарларга җәмәгать транспортыннан файдаланса уңайлырак булачак.
Бүген кич 19.30 сәгатьтә булачак уен вакытында җәмәгать тәртибен 400дән артык полицейский һәм шәхси сак оешмаларыннан 430ләп хезмәткәр саклаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз