news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" белән "Арсенал" уены "ТНВ" телеканалында турыдан-туры трансляцияләнәчәк

Россия чемпионатының өченче тур матчы, командага баш тренер Корбан Бердыев әйләнеп кайткач, казанлыларның өченче рәсми уены булачак.

(Казан, 28 июль, "Татар-информ"). Иртәгә, 29 июльдә, "ТНВ–Татарстан" телеканалы РОСГОССТРАХ футбол буенча Россия чемпионатының 3нче тур матчын турыдан-туры трансляциядә күрсәтәчәк. Уен Казан "Рубин"ы һәм Туланың "Арсенал"ы арасында үтә. Турыдан-туры трансляция "Казан Арена" стадионыннан алып барылачак.

"Рубин" ике турдан соң әлегә очко җыймаган. Исегезгә төшерәбез, Казан командасы сезонның беренче уенында, ягъни 16 июльдә, "Казан Арена" стадионнында "Краснодар" футболчыларына 1:2 исәбе белән оттырды, ә 22 июльдә Санкт-Петербургта көрәшнең соңгы секундларында "Зенит"ка җиңелде – 1:2.

РОСГОССТРАХ футбол буенча Россия чемпионатының өченче тур уены казанлыларның, командага баш тренер Корбан Бердыев әйләнеп кайткач, өченче рәсми уены булачак.

"Рубин" белән "Арсенал" арасындагы кызыклы уенны шимбә көнне, 29 июльдә "ТНВ-Татарстан" телеканалында турыдан-туры трансляциядә карарга онытмагыз. Трансляция 17.30 сәгатьтә башлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100