Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Рубин" – "Арсенал" матчын Владимир Москалев хөкем итәчәк
Узган сезонда әлеге командалар уенында шул ук хөкемдар җитәкләгән бригада эшләгән иде.
(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). Россия футбол премьер-лигасы чемпионатының 3 нче тур уеннарына хөкемдар һәм инспекторлар билгеләнде. "Рубин" – "Арсенал" (Тула) матчын 30 яшьлек Владимир Москалев җитәкләгән арбитрлар биргадасы хөкем итәчәк.
"Казан Арена" стадионындагы матч 29 июльгә билгеләнгән. Уен 17:30 сәгатьтә башлана.
Моңа кадәр баш хөуемдар буларак Владимир Москалев биш тапкыр "Рубин" катнашындагы уеннарны хөкем иткәне булган. Шунысы кызык: узган сезонда әлеге командалар уенында шул ук хөкемдар җитәкләгән бригада эшләгән иде. Әлеге уенда Казан футболчылары уңышка иреште (1:0). Гомумән алганда, әлеге хөкемдар эшләгән матчларда "Рубин" ике тапкыр җиңү яулаган, бер мәртәбә оттырган һәм ике матчта җиңүче ачыкланмаган.
Исегезгә төшерәбез, Корбан Бердыев шәкертләре беренче ике уенда "Краснодар" һәм "Зенит" командаларына оттырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз