news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" җанатарлары өчен 500 литр кайнар чәй әзерли

Команда фанатларын кайнар эчемлек белән быелның соңгы өй матчында сыйларга җыеналар.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Казан «Рубин»ы быелның соңгы өй матчында үз җанатарлары өчен гадәти булмаган акция әзерли, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте.

Казанлыларның Тула “Арсенал”ына каршы уенында фанатлар секторында булучылар «Рубин» командасының төп футболчыларыннан кайнар чәй белән сыйлана алачак. Бу максаттан 500 литр кайнар эчемлек әзерләргә ниятлиләр.

Шулай ук клубта әлеге акция өчен гадәти булмаган чынаяк дизайнын эшләгәннәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100