news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» - «Амкар» матчын 12 мең тамашачы караган

Җәмәгать тәртибе һәм иминлек сакларга 600 полиция хезмәткәре җәлеп ителгән

  (Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә «Рубин» - «Амкар» футбол матчын үткәргәндә тупас рәвештә җәмәгать тәртибен бозуга юл куелмады, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

Җәмәгать тәртибе һәм иминлек сакларга 600 полиция хезмәткәре җәлеп ителгән. Матчта 12 меңнән артык тамашачы булган, шул исәптән “Амкар” ФК ның 250 җанатары һәм 700 дән артык – “Рубин” ФК ныкы.

Кисәтү чаралары вакытында Казан полиция бүлегенә 8 футбол җанатары китерелгән. Шулай итеп, футбол матч башланганчы тыелган урыннарда алкоголь эчемлекләр эчкән өчен өч пермьлы, уен вакытында җәмәгать урынында исерек килеш булган “Амкар” ФК ның 4 җанатары һәм “Рубин”ның 1 җанатары тоткарланган. Моннан тыш, футбол матчы вакытында аерым территорияләрдә, биналарда һәм обектларда тәмәке тартучыларга карата 6 административ беркетмә төзелгән. Гомумән, футбол матчын үткәрү вакытында җитди хокук бозулар теркәлмәгән, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot