news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Рубин” алтын медальгә һәм Россия чемпионнары кубогына ия булды
ТР Президенты Минтимер Шәймиевка дә алтын медаль тапшырылды
Скопировать ссылку
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Кичә Казанда футбол буенча Россия чемпионнарын хөрмәтләделәр. “Рубин” командасы икенче тапкыр алтын медальгә һәм Россия чемпионнары кубогына ия булды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.
Россия футбол берләшмәсе президенты вазыйфаларын башкаручы Никита Симонян РФБ исеменнән “Рубин”ны зур җиңүе белән котлады. “Чемпион исемен алу авыр, әмма чемпионлыкны үзендә тоту тагын да авыррак, - дип билгеләп үтте Н.Симонян. – Узган ел “Рубин” чемпион булгач, ышанып җитмәсәләр дә, бу сезонда җиңү Россиянең иң яхшы командасы икәнлеккә ышандырды”.
“Рубин”ның яхшы, истә кала торган уеннары күп булды, ә дөньяның иң яхшы командасы “Барселона”ны җиңү клуб тарихында мәңгегә калачак”, - дип белдерде Никита Симонян.
“Әгәр республика, край, өлкә башлыгы спорт белән кызыксынмый икән бернәрсә дә ирешеп булмый, - дип ассызыклады Н.Симонян. – Шуңа күрә республиканың Президенты Минтимер Шәймиев булу безнең һәм сезнең өчен зур бәхет. Республикада спорт өчен башкарылган эшләр башка төбәк җитәкчеләре өчен дә үрнәк булырга тиеш”.
Россия футболы җитәкчеләре котлавыннан соң сәхнәгә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев чыкты. Ул Казан футболчыларының икенче тапкыр чемпион булуы белән барысын да котлады. “Рубин” – чын команда. Сез, футболчылар чын ир-атлар”, - дип мөрәҗәгать итте республика Илбашы уенчыларга.
Татарстан Илбашы “Рубин” командасының остазы Корбан Бердыевның җиңүгә керткән өлешен билгеләп үтте. “Ул гениаль тренер. Бездән ике тапкыр чемпион ясау – бу гениаль. Әгәр өченче тапкыр чемпион итсәгез, сезнең хезмәтегезне ничек бәяләргә икәнлеген мин белмим, - дип шаярды Минтимер Шәймиев.
М.Шәймиев “Рубин”ның иганәчеләренә аерым рәхмәт белдерде. “Финанс кризисы вакытында да кыенлыклар булу турында беркем дә сер бирмәде. Иганәчеләр вакыты белән мөмкин булмаганны да эшләделәр”, - диде Президент.
Сергей Прядкин һәм Никита Симонян Татарстан Илбашы чыгышыннан соң “Рубин”ның уенчыларына, тренерларына һәм җитәкчеләренә алтын медальләр белән бүләкләделәр. Ә соңгы медальне Корбан Бердыев һәм Никита Симонян Минтимер Шәймиевкә тапшырды.
“Рубин”га чемпионлыкка көрәштә теләктәшлек иткән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариевка, Казан мэры Илсур Метшинга, клубның дәрәҗәле президенты Камил Исхаковка истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Аннары кичәнең иң төп өлеше – сәхнәгә чемпион кубогын алып чыктылар һәм традиция буенча аны “Рубин”ның капитаны Сергей Семак күтәрде. Тантаналы чараның рәсми өлеше бергәләп истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2