news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Рубин-2” Әлмәттән 3 очко алып китте

“Рубин-2” Әлмәттән 3 очко алып китте

(Әлмәт, 5 октябрь, “Татар-информ”, Марат Бәдретдинов). “Алнас” футболчылары өйләрендәге соңгы матчта үз тамашачыларын шатландыра алмады. Кичә Константин Галкинның спортчылары 0:1 исәбе белән Казанның “Рубин-2” командасына оттырды.

Беренче таймда кыр хуҗалары Казан голкиперлары капкасына туп кертү җаен актив эзли башлады. Әмма кунакларның ышанычлы хәрәкәтләре һәм уеннары аларның тырышуларын юкка чыгарды. Тайм ахырында “Рубин-2” футболчылары беренче өлештә уңышка ирешә алмады. Матчның 65нче минутында Руслан Мөхәммәтшин тарафыннан кертелгән туп Әлмәт клубының җиңелүенә китерде.

“Алнас” 33 турдан соң да элеккечә 42 очко белән 11нче урында калды. Ә менә башкала клубы Әлмәттә очколар санын арттырып, хәзер алдынгылар бишлегендә. Дүртенче позициядәге “Нефтяник” командасыннан (Уфа) “Рубин-2”не бер очко гына аерып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot