news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рубежноеда Татарстан ярдәме белән хастаханә шәһәрчегенең азык-төлек блогы ремонтлана

Рубежноеда Татарстан ярдәме белән хастаханә шәһәрчегенең азык-төлек блогы ремонтлана
Фото: ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты

Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин подрядчы оешма вәкилләре белән Рубежное шәһәренең хастаханә шәһәрчегендә ашамлыклар блогына капиталь ремонт ясау барышын карады. Объектта эшләр план режимында бара.

Подрядчы вәкиле сүзләренчә, төп инженерлык эшләре тәмамланган.

Фото: © ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты

«Җылылык, су һәм канализация системалары монтажланды. Подвалда эшләр төгәлләнә. Хәзер беренче катта электр утын сузу эшләре бара. Вентиляция системасын монтажлау башланды», - дип хәбәр итте ул.

Шулай ук түбәне монтажлау төгәлләнгән. Якын арада стеналарны һәм идәннәрне керамик плитәләр белән тышлау, шулай ук керү урынын ясау планлаштырыла.

Фото: © ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты

Азык-төлек блогына капиталь ремонт ясау хастаханә шәһәрчеге пациентлары һәм персоналы өчен шартларны яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: © ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100