news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рубежное шәһәренә Татарстанның Балык Бистәсе районыннан гуманитар йөк җибәрделәр

Рубежное шәһәренә Татарстанның Балык Бистәсе районыннан гуманитар йөк җибәрделәр
Фото: Татарстан Республикасы вице-премьеры Фәнил Әгълиуллин аппараты

Татарстан Республикасы вице-премьеры Фәнил Әгълиуллин һәм Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Исламов Рубежное шәһәр администрациясе вәкилләренә адреслы гуманитар ярдәм тапшырды.

Гуманитар йөк шәһәр администрациясе соравы буенча җыелган һәм территорияләрне төзекләндерү өчен шәһәр оешмаларын җиһазлар һәм кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен тәгаенләнгән.

Гуманитар йөк составында бакча өчен җиде триммер, ике бензин пычкысы, шулай ук көрәкләр, тырмалар, ботак кисү кайчылары, чүп-чар өчен капчыклар, махсус кием, саклану кирәк-яраклары һәм җиһазлар өчен сарыф ителә торган материаллар бар.

«Бу ярдәм Татарстан үз шефлыгында булган территорияләргә шәһәр мохитен төзекләндерү һәм җирле халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен күрсәтә торган комплекслы ярдәмнең бер өлеше булыр тора», – диде Фәнил Әгълиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100