Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рубежное шәһәренә Татарстан башкаласыннан авария хезмәте бригадасы килде

Татарстан шефлыгындагы Рубежное шәһәренә Казаннан белгечләр килде. Бригада составында – бер эретеп ябыштыручы һәм өч слесарь. Бу аларның Луганск Халык Республикасына беренче командировкасы түгел, узган елда алар Лисичанск шәһәренә килгән булган.
Авария хезмәте эшчеләре сөйләвенчә, Лисичанскида катлаулырак шартларда эшләргә туры килгән. Бригада биредә, фронтка якын булу сәбәпле, бик каты тавышта эшләгән, ә шәһәрдәге инженерлык челтәрләре бик нык тузган булган. Рубежноеда вәзгыять башка. Гомумән әйткәндә, монда тынычрак. Өстенлекле бурычлар арасында – ремонт-торгызу эшләре, чүп-чар тыгылуны, канализацияне чистарту һәм су белән тәэмин итү системаларындагы аварияләрне бетерү.
Авария хезмәте бригадасы якын көннәрдә шәһәрнең су каналы вәкилләре белән берлектә бер йортка су бирүне торгызырга планлаштыра. Рубежное шәһәренең коммуналь хезмәтләре белән элемтәләр инде җайга салынган булу да ярдәм итә.
«Материалларга килгәндә, сораган бөтен нәрсәне диярлек бирәләр. Объектларга кадәр юлны күрсәтәләр, һәрвакыт озата йөриләр. Шәһәрдә яшәүчеләр тыныч һәм ачык кешеләр. Күбесе башта кая мөрәҗәгать итәргә белмәгән. Авария хезмәте бригадасын күргәч, торак-эксплуатация когторасына активрак гаризалар юллый башладылар», – дип билгеләде бригаданың слесаре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз