news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“РТЮ”ның киләсе елга инвестиция программасы 270 млрд.сум тәшкил итәчәк

Киләсе елда компаниянең юлларны капиталь ремонтлау программасы бюджеты, агымдагы елга караганда, 36 процентка арттырылачак

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). РФ Хөкүмәте 2010 елга һәм 2011-2012 елларның планлы чорына “Россия тимер юллары”ның инвестиция бюджетын белән финанс планын раслады. Инвестиция бюджетында алдагы 3 елга тимер юл инфраструктурасын яңарту һәм үстерүгә 855,4 млрд. сум каралган.

Компаниянең 2010 елда үз проектларын гамәлгә ашыруга бүленгән финанслары исә 210,5 млрд.сум тәшкил итә. Аерым алганда, инфраструктураны яңартуга (корылмалар төзелеше һәм ремонтлау) 103, 5 млрд. сум, локомотив паркын яңартуга - 37,9 млрд. сум, транспорт юнәлешләре инфраструктурасын үстерү проектларына - 8,3 млрд.сум планлаштырыла. Киләсе елда компаниянең юлларны капиталь ремонтлау программасы бюджеты, агымдагы елга караганда, 36 процентка арттырылачак, дип хәбәр итә “РТЮ”рәсми сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100