news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“РТЮ” ААҖ ил төбәкләре белән берлектә тагын 3 шәһәр яны пассажир компаниясе төзиячәк

Бүгенге көндә Россия тимер юллары челтәрендә 11 шәһәр яны пассажир компаниясе эшли

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Бүгенге көндә Россия тимер юллары челтәрендә 11 шәһәр яны пассажир компаниясе эшли. Субъектлар белән уртак шәһәр яны пассажир компнияләре төзү тимер юл транспортын структур реформалауның мөһим өлеше. Аның максаты – бу төр эшчәнлекнең инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрү һәм эшнең нәтиҗәлелегенә ирешү. Май ахырында “Россия тимер юллары” ААҖ идарәсе тагын 3 шәһәр яны пассажир компаниясе төзү турында карарга килгән.

“Идел-Вятка пассажир компаниясе” ААҖ Түбән Новгород, Киров өлкәләре Хөкүмәтләре катнашында төзелә. Әлеге компания Горький тимер юлының кайбер юнәлешләрендә шәһәр яны маршрутларында хезмәт күрсәтәчәк. “Пермь шәһәр яны компаниясе”н “РТЮ” Пермь крае Хөкүмәте белән берлектә төзи. Компания әлеге төбәктә пассажирларга хезмәт итәчәк.
“Бердәмлек” (“Содружество”) компаниясе исә Татарстанда һәм Удмуртиядә шәһәр яны маршрутларында пассажирлар ташу максатын күздә тотып төзелә. Аны гамәлгә куючылар - “Россия тимер юллары”ААҖ, Татарстан һәм Удмуртия Хөкүмәтләре. Әлеге шәһәр яны компанияләрен төзү буенча документлар пакетлары бер ай эчендә “РТЮ” җәмгыяте Директорлар советы каравына чыгарылачак. Бу хакта компаниянең рәсми сайты хәбәр итә.




news_right_1
news_right_2
news_bot