news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РТның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ризыкларның бәяләренә бәйле сораулар буенча “кайнар линия” эшли

Гражданнар: 8 (843) 221-76-21, 8 (843) 221-76-23, 8 (843) 221-76-24 телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала

 Казан, 28 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан супермаркетларында товарларның төрлелегенә һәм аларның бәяләренә кагылышлы сораулар буенча “кайнар линия” эшли башлады. “Бу азык-төлек сатып алучылар белән элемтәдә тору өчен кирәк”, - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минитсрлыгының сәүдә базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Евгений Рещиков “Татар-информ” МА журналистына.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта бары эшкәртелгән балыкка гына бәяләр күтәрелә. Яшелчәләрнең исә, сезон булу сәбәпле, бәяләре, киресенчә, төшә.

Евгений Рещиков хәбәр иткәнчә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минитрлыгы көн саен Татарстанда азык-төлек продукциясенең бәяләрен мониторинглап тора. “Бүгенге көннәрдә бәяләр үзгәрешсез кала бирә”, - дип ышандыра ул.

“Кайнар линия” һәр аерым очракны контрольдә тоту өчен кирәк. Мисал өчен, сатып алучы Казан яки Татарстанның берәр супермаркетында бәясе күтәрелгән товар сатылу хакында хәбәр итте ди. Бу очракта, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре бу сәүдә ноктасына барып, бәя күтәрелүнең сәбәбен ачыклаячак.
“Кайнар линия” киләчәктә азык-төлеккә бәяләрнең күтәрелүенә юл куймас өчен эшләячәген искәртте Евгений Рещиков.

Гражданнар: 8 (843) 221-76-21, 8 (843) 221-76-23, 8 (843) 221-76-24 телефоннары аша, дүшәмбе- пәнҗешәмбе көннәрендә сәгать 8.00 дән 17.00 гә һәм җомга көннәрендә иртәнге 8 дән 15.45 кә кадәр мөрәҗәгать итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100