news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан «Илкүләм проектлар» темасына төбәкләр медиарейтингында икенче урынны алды

Татарстан Республикасы «Илкүләм проектлар» темасына төбәкләрнең сентябрь медиарейтингында икенче урынны яулады. «Медиалогия» тәкъдим иткән аналитик тикшеренүдә шулай диелә.

Республиканың медиаиндексы 29 807,5кә тигез. Төбәкне 43 265,9 саны белән Мәскәү өлкәсе генә узып китте. Беренче өчлеккә шулай ук 26 615 медиаиндексы белән Мәскәү дә керә.

2025 елның сентябрь ае өчен медиарейтинг РФ Президенты Владимир Путинның «309нчы май указы» контекстында РФ төбәкләре гаммәви мәгълүмат чараларында телгә алынуга карап төзелгән. Тикшеренү барышында ТВ, радио, газета-журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-гаммәви мәгълүмат чаралары кебек 106 меңнән артык чыганак анализланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot