news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РСФСРның атказанган төзүчесе Ринат Кудашев вафат

РСФСРның атказанган төзүчесе Ринат Кудашев 89 яшендә вафат булган. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ринат Кудашев Самара, Пермь, Актүбә, Мангышлак һәм башка шәһәрләрдә нефть промыселларын төзекләндерү белән шөгыльләнә, Оренбургта, Октябрьскийда йорт төзү комбинатлары һәм заводлары төзү белән шөгыльләнә, торак пунктларны газлаштыруда һәм башка эшләрдә катнаша. Үз карьерасында ул мастердан СССР Нефть һәм газ сәнәгате министрлыгының Главнефтегазстрой башлыгына кадәр юл үтә, техник фәннәр кандидаты була.

«Күп регалийлар иясе Ринат Шагалиевич танылган морзалар фамилиясен йөртте, һәрвакыт ата-бабаларының үткәне белән кызыксынды һәм башкаларга да үз тамырларын онытмаска булышып торды», – диелә вәкиллек хәбәрендә.

Ринат Кудашев ике Хезмәт Кызыл Байрак ордены, Халыклар Дуслыгы ордены һәм «Мактау билгесе»нә ия була.

news_right_1
news_right_2
news_bot