news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әрсезлегем аркасында артист булдым – Исламия Мәхмүтова

Татарстан Милли китапханәсендә Россиянең атказанган, Татарстаннның халык артисты Исламия Мәхмүтова белән очрашу булып узды.

Әрсезлегем аркасында артист булдым – Исламия Мәхмүтова
Салават Камалетдинов
(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 54 ел татар сәхнәсендә төрле амплуадагы рольләр башкарган Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова, гомер буе халкыма намуслы хезмәт иттем, диде. Милли китапханәнең Зур уку залында узган “Театр кунакханәсе” чарасына артист белән очрашуга И.Мәхмүтованың иҗатташ дуслары, балалалары һәм яраткан тамашачысы килгән иде.
 
 
Кичәне Татарстан Милли китапханәнең Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар мөдире Фирдәвес Имамова ачып җибәрде.
 
“Китапханәгә йөрүчеләр күптәннән инде Исламия апа белән очрашу оештыруны сорый иде. Әмма яраткан артистыбызның театрда тыгыз график булу сәбәпле, чара гел кичектерелеп торды. Ниһаять, март аенда, театр көне алдыннан очрашырга җай чыкты”, – диде ул.
 
 
Очрашу кичәсен Татарстанның халык артисты, Исламия Мәхмүтованың сәхнәдәше Зөфәр Харисов алып барды.
 
“Исламия апа безнең намус һәм йөз аклыгыбыз, К.Тинчурин театрының әйдәп баручы артисты. 54 ел татар сәхнәсендә дан тота. Әгәр артистта Ходай тарафыннан бирелгән талант булмаса, ялкау булса, ник шунда алты институт бетерми, ул берничек тә яхшы артист була алмый. Менә бу Исламия ханым мисалында бик анык күренә. Бернинди профессиональ белеме булмыйча: “Миңа бернәрсә дә, акча да, фатир да кирәкми, мине бары тик театрга эшкә генә алыгыз», – дип иҗат юлын башлаган Әлки кызы Исламия бүген К.Тинчурин исемендәге театрда халык мәхәббәтен казанды”, – диде З.Харисов.
 
 
И.Мәхмүтова белән очрашуга халык зал тутырып килгән иде. Кичә барышында кызы Лилия, кияве Ренат Шәмсетдиновлар Исламия ханым язган һәм сәхнәләштергән спектакльләрдән өзекләр дә тәкъдим итте.
 
 
“Артистка булу минем балачактагы хыялым иде. Әле ул вакытта артистны юлын беркайчанда күргәнем булмаса да, укытучым Гариф абый Наврозовка “артистка” дип җавап бирдем. Атаклы артист Галия Булатованың безнең нәселдән булуы да үзен сиздергәндер. Гаиләдә җиде бала үстек. Бер-беребезне тәрбияләдек. Бәләкәй чактан ук бик шук, чая идем. Караңгы базга төшеп каймак ашаган чакларым да булды”, – дип гадәттәгечә фикерләрен юмор хисе аша җиткерде Исламия Мәхмүтова.
 
 
 
Кичә барышында И. Мәхмүтованның “Мәхәббәт чишмәсе” дигән китабын да тәкъдим ителде. Әлеге китапта халык артистының иҗат юлы чагылган, коллегаларының истәлекләре һәм Исламия Мәхмүтованың төрле елларда иҗат ителгән пьесалары урын ала.
 
 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100