news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Розалия Зәкиева аудиокитаплар чит илдә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итә дип саный

Әсәрне Татарстан китап нәшрияты сайтының аудиокитаплар бүлегендә түләүсез тыңлап була.

Розалия Зәкиева аудиокитаплар чит илдә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итә дип саный
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Сүз остасы Розалия Зәкиева Татарстан китап нәшрияты сайты өчен Гаяз Исхакыйның "Кәҗүл читек" әсәрен укыды. "Аудиокитап бигрәк тә чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә телне онытмаска ярдәм итә", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

"Аудиокитап яздыру минем өчен бәйрәм кебек булды. Әлеге эш белән мин тәүлегенә 24 сәгать шөгыльләнергә әзермен. Бик сөенеп һәм илһамланып эшләдем. Хәзерге заманда китап укучылар сирәк, шуңа күрә татар әдәбиятының классик язучыларын тыңлау телебезне саклауда да мөһим роль уйный. Бигрәк тә Татарстаныбыздан читтә яшәүче татарлар өчен аудиокитаплар кирәк", - диде Розалия Зәкиева.

Әсәрне укыганда авырлыклар да булган. XX гасыр башына хас булганча, әсәрдә кайбер сүзләрнең әйтелеше башкача. Мәсәлән, җир - йир, җиребез - җиремез. Аларны әйткәндә, читенрәк булды, ди артист.

Розалия Зәкиева фикеренчә, киләчәктә, кечкенә балаларны татар әдәбияты белән таныштыру максатыннан, аудиокитап белән чикләнмичә видеоклиплар да төшерергә була. Ул балаларга кызыграк булачак, чөнки хәзер видеоларны күбрәк карыйлар

Әсәрне әлеге сылтама аша түләүсез тыңлап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100