Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Розалия Арсланова: Продукция сатып алганда вак хәрефләр белән тышында язылганнарны укыгыз

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә 7 төр атланмай һәм 5 төрле сырга дегустацион тикшерү ясалды. Инспекциянең Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова, һәр продукцияне сатып алганда вак хәрефләр белән тышында язылганнарны укырга, иренмичә ныклап ул мәгълүматны өйрәнергә кирәклеген искәртте.
«Кулланучылар дегустациясен уздыруның максаты – сатып алынган май һәм сыр продукциясе үрнәкләренең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын бәяләү һәм иң намуслы җитештерүчеләрне ачыклау булып тора. Шулай ук билгеләнгән нәтиҗәләр турындагы мәгълүматны кулланучыларга җиткерү дә төп бурычыбыз. Шулай ук халыкны сыйфатлы һәм куркынычсыз продукция белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгелибез, бу өлкәдә вәзгыятьне яхшырту буенча җитештерүчеләрнең дә, сәүдә итүчеләрнең дә уртак тырышлыкларын берләштерергә омтылабыз. Халыкка һәр продукцияне сатып алганда вак хәрефләр белән тышында язылганнарны укырга, иренмичә ныклап ул мәгълүматны өйрәнергә кирәк» – дип сөйләде ул.
Шулай ук Розалия Арсланова атланмай һәм сыр буенча базардагы вәзгыятькә дә тукталды.
«Атланмай – тиз бозыла торган продукт. Ә бозылган майны куллану эчәк авыруларына китерергә мөмкин. Экспертлар майның микробиологик күрсәткечләрен җентекләп тикшерү буенча майның аерым үрнәкләрендә эчәклек таягы төркеме бактерияләре, чүпрә һәм күгәрек табылган. «Сыр» һәм «сыр продукты» төшенчәләре бар. Сырдан аермалы буларак, сыр продукты составында үсемлек маеннан әзерләнгән сөт маен алмаштыручы матдәләр булырга мөмкин. Ләкин гамәлдәге закон нигезендә җитештерүче төргәктәге аның исемендә дә («сөт маен алмаштыручы сыр продукты») һәм продукт составында да булуын күрсәтергә тиеш. Ә кайбер җитештерүчеләр болай күрсәтеп торуга ваемсыз карашта», – дип ассызыклады спикер.
Дегустацион тикшерү нәтиҗәсендә экспертлар һәм кулланучылар атланмайның Алабугада җитештерелгән «Крестьянское» дип аталганын иң яхшысы буларак бәяләде. Сырлардан Мамадыш якларында ясалган «Российский» диелгәне иң күп баллар җыеп лидерлар сафын биләде.
«Фальсификат өчен, без җинаять җаваплылыгы кертергә кирәк дип саныйбыз. Бу фикерне Дәүләт думасындагы кайсыбер депутатлар да хуплый. Без ачыктан-ачык фальсификат үсеше тенденциясен күзәтәбез. Сәбәпләре гади. Контроль-күзәтчелек чаралары чикләнгән. Шуның белән файдаланып җитештерүчеләр сыйфатсыз товарлар ясап яталар», – диде Россия кулланучылар берләшмәсе җитәкчесе Алексей Корягин.

Алексей Корягин
- Узган ел ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе аккредитацияләнгән лабораторияләрдә 350 төр продуктны тикшергән. Шулар арасыннан 140 төрендә сыйфат һәм куркынычсызлык таләпләрен бозу ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз