news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Розалина Зәкиева “Үзгәреш җиле” проектына нәфис сүз жанрын кертүне тәкъдим иткән

Фестивальдәге әдәби чыгышым бу чараны тагы да тулыландырыр иде дип саный нәфис сүз остасы.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар -информ”, Марат Мөбарәкшин). Нәфис сүз остасы Розалина Зәкиева “Үзгәреш җиле” проектына нәфис сүз жанрын кертүне тәкъдим иткән.

“Узган елгы “Үзгәреш җиле” концертын башыннан ахырына кадәр карап утырдым. Программада нәфис сүз жанры яңгырамады. Минем Саҗидә Сөләйманова шигырен башкаруымдагы 3-4 минутлык әдәби чыгышым бу чараны тагы да тулыландырыр иде”, - диде Розалина Зәкиева “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Үзгәреш җиле” проектына нәфис сүз жанрын кертү турындагы тәкъдим белән Розалина Зәкиева Татарстан Президентына үтенеч хаты юллаган булган. ТР мәдәният минстрлыгыннан аңа нәфис сүз жанрының ни сәбәпле җыр фестиваленә кертелә алмавы турында аңлатып язылган җавап килгән.

“Әлеге проект милли җыр традицияләрен саклауга, татар җырларын заманча эстрада сәнгате казанышлары белән баетуга, сәхнәгә яраткан халык җырларын һәм татар композиторлары иҗат иткән җырларның иң яхшы үрнәкләрен кайтаруга юнәлдерелгәнлектән фестиваль программасына нәфис сүз жанрын кертү урынсыз дип исәплибез”, - диелгән әлеге хатта.

•2018 елның 30 ноябрь һәм 1 декабрь көннәрендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында "Үзгәреш җиле" фестивале уздырылган иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100