news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Розалина Шаһиева: Татарга татарлыгын, үлемсезлеген күрсәтә торган музей кирәк

Татар халкы – бөек төркем. Үз тарихын гасырлардан-гасырларга китерүче олпат төркем, ди сәнгать белгече.

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында узган “Түгәрәк өстәл”дә сәнгать белгече, шагыйрә, Тукай премиясенең быелгы лауреаты Розалина Шаһиева Казанда татарның үлемсезлеген чагылдыра торган музей булдыру идеясе белән чыкты.

“Мин – Һиндстаннан Мексикага кадәр, Америка һиндлары музейларында йөреп кайткан кеше. Шулай итеп, халыкларның уртаклыгын эзлим. Уртаклык нидә: халыкның телендәме, мәдәниятендәме? Чит ит музейларында йөреп кайтып, мин шуны аңладым: музей – иң озын гомерле тарих учагы. Безнең бүген Казанның 1000 еллыгы музеенда очрашуыбыз юкка гына түгел. Менә карагыз сез, монда күпме экспонат. Ә бит эш башлаганда аларның берсе дә юк иде. Бу әле яшь музей, аңа 25 яшь кенә. Аны халык берәмтекләп үзе төзеде. Әлеге музей татарның бөтен мирасын бергә туплау макеты булып тора, – диде ул.

Розалина Шаһиева Лев Толстой сүзләрен куәтләп, Ватан ул – тел дигән гыйбарәне дә аерым басым ясап әйтте.

“Татар халкы – бөек төркем. Үз тарихын гасырлардан-гасырларга китерүче олпат төркем. Татар дәүләте җимерелә, тагын торып баса, зур эшләр башкара. Безгә татарның үлемсезлеген күрсәтә торган, бөтен диаспора күренешләрен туплаган музей кирәк. Ул тарихи эзлеклелектә булырга тиеш. Аны музей дию генә дөрес тә булмас, галерея дип атыйк. Без – тарихта эзлебез һәм шуны күрсәтергә кирәк, – дип “Мөһаҗирләр музее” ачу өчен зур теләк белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100