news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Розалина Шаһиева соңгы юлга Заманча сәнгать галереясы бинасыннан озатылачак
Скопировать ссылку
фото: "Татар-информ" архивыннан
Сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиева соңгы юлга Заманча сәнгать галереясы бинасыннан озатылачак. Озату мәрасиме иртәгә – 15 майда 10.00 сәгатькә билгеләнгән.
Розалина Шаһиева Курган зират комплексында җирләнәчәк.
Тукай премиясе лауреаты, сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиевага 78 яшь иде.
- Шагыйрә һәм сәнгать белгече Розалина Гомәр кызы Шаһиева 1945 елның 28 июлендә Татарстанның Яшел Үзән районы Бишнә авылында туа. Балачак һәм мәктәп еллары Казанда уза. 1963 елда Казанның 80 нче мәктәбен тәмамлап, шул ук елны Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала.
- 1969 елдан 1991 елга кадәр Татарстан сынлы сәнгать музеенда эшли. Бакый Урманче, Фуад Вәлиев, Альфред Халиковлар җитәкчелегендә татар сынлы сәнгать ядкарьләрен җентекләп өйрәнеп, республика Сынлы сәнгать музее тарихында беренче буларак, музейдагы татар милли көнкүреш сәнгате коллекцияләреннән махсус экспозиция төзүдә якыннан торып катнаша.
- Р.Шаһиева әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли: Дәрдемәнд, С.Хәким, Ф.Хөсни иҗатларыннан аерым әсәрләрне, татар халык әкиятләрен, Х.Госман, Н.Юзиев, М.Бакировларның шигырь теориясенә караган фәнни хезмәтләрен рус теленә тәрҗемә итә.
- 1991 елда Р.Шаһиева «Казан» милли мәдәни үзәгенә эшкә күчә, сәнгать белгече һәм 1996 елдан Үзәк директорының фәнни эшләр буенча урынбасары сыйфатында элекке Ленин мемориалын татар халкының гамәлдәге даими мәдәни йорты-музее итеп үзгәртеп коруга үзеннән күп өлеш кертә. Монда сынлы сәнгать күргәзмәләре, әдәбият-сәнгать кичәләре, төрле милли тамашалар оештырыла. 1993–2001 еллар арасында Мәскәүдә, Венгриядә, Гарәп Әмирлеге, Төркия, Иранда, Финляндиядә һәм Париждагы ЮНЕСКО бинасында тамашага куелган татар сынлы сәнгать күргәзмәләре дә нәкъ менә «Казан» милли мәдәни үзәгендә һәм Р.Шаһиеваның якыннан катнашы белән оештырыла.
- Р.Шаһиева – Казан нәшриятларында дөнья күргән ике шигъри җыентык авторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot