news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Роза ветров"та 42 наркоман реабилитация курсы үтте

"Роза ветров"та 42 наркоман реабилитация курсы үтте

(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген ТР Куркынычсызлык советының наркотик матдәләрне куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы эш итүче ведомствоара комиссиянең утырышында Казанның "Роза ветров" үзәгенең элекке наркоманнарны социаль реабилитацияләү өлкәсендәге эшләренә йомгак ясалды. Утырыш ТР Премьер-министрының урынбасары, комиссия рәисе Зилә Вәлиева җитәкчелегендә ТР Министрлар Кабинетында үтте.

"Роза ветров" үзәгенең директоры Татьяна Дмитриева хәбәр итүенчә, Казанда социаль учреждение 2001 елның октябрендә ачылган. Аның эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе - дәваланып килүче наркоманнарга социаль һәм психологик ярдәм күрсәтү. Узган өч елда үзәккә ярдәм сорап 222 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 180е төрле сәбәпләр аркасында дәвалану курсын тәмамламаган. 42 кеше "Роза ветров"та реабилитация программасын тулысынча үткән, аларның күбесе наркотик кулланудан баш тарткан.

Татьяна Дмитриева сүзләренчә, үзәктә хезмәт хакы аз булу сәбәпле хезмәткәрләр озак эшләми, даими эшкә квалификацияле белгечләрне чакырырга мөмкинлек юк. Биредә, нигездә, элекке наркоманнар рәтендәге волонтерлар эшли.

Зилә Вәлиева Татарстан Россия төбәкләре арасында наркоманнарны реабилитацияләү мәсьәләсе белән ныклап шөгыльләнүче аз санлылар рәтендә диде. Республика тәҗрибәсен күп төбәкләр өйрәнә. Ведомствоара комиссиядә катнашучылар киләчәктә мондый үзәкләрнең эшенә теләктәшлек һәм ярдәм итү турында карар кабул иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100