Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роза Туфитулловага багышланган «Гөлханым турында хикәят» китабы тәкъдим ителде
13 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинованың татар журналисты, дәүләт һәм иҗтимагый эшлеклесе Роза Туфитулловага багышланган «Гөлханым турында хикәят» китабын тәкъдим итү чарасы узды. 17 октябрьдә Роза Туфитуллова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк, әлеге китап аның тормыш юлына багышлана.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Роза Рәхмәтулла кызын юбилее белән котлады.
«Һәрбер милләтне шәхесләр билгели, Роза апа – үрнәк шәхесләребезнең берсе. Бүген аның уң ягында Индус Таһиров утыра, әлеге ике шәхесне аерым күз алдына да китереп булмый. Чөнки шушы еллар дәверендә, милли күтәрелеш чорында алар һәрвакыт алгы сафларда булды. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында сөйлибез икән, аңа нигез салучылар, әйдәп баручылар – сез. Сез кабызган утлардан, сез салган сукмаклардан без атлыйбыз. Моның өчен сезгә олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез», – диде ул.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
Данис Шакиров китапны тәкъдим итү өчен Бөтендөнья татар конгрессы бинасы сайлануы очраклы булмавын билгеләп узды.
«Әлеге кичәне Роза апа нәкъ шушы бинада уздырырга теләде, үземә иң якын булган урынны сайлыйм, диде. Кичәне меңләгән кеше җыелган мәһабәт биналарда да оештырып булыр иде, ләкин әлеге бина аңа якын, аның эшчәнлеге монда башланган. Тормыш сукмакларыгызны бергәләп атлап барган фикердәшләрегез белән җыйганыгыз өчен рәхмәт», – диде ул.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова «Гөлханым турында хикәят» китабы язылу тарихын сөйләде.
«Әлеге китапны укыган кешеләрнең күбесе килеп, мин аны бөтенләй белмәгәнмен икән, диде. Күбесе Роза апаның тормышы җиңел генә барган, дип уйлаган. Дөреслектә, аның бөтен эшләгән эшләре каршылыклар белән тулы булган икән. Ләкин ул аларны яшергән, тышка чыгармаган. Шулай булды дип, чыгып, кычкырып еламаган. Бөтенесен эченә җыя барган, шушы эчендәгеләрне күпмедер дәрәҗәдә чыгара алдык кебек. Әлбәттә, алар әле күңелендә бик күпләп калды», – диде язучы.
Ул шулай ук әлеге китапны төрле телләргә тәрҗемә итүләренә өмет баглавын белдерде.
«Роза апа Татарстанда, Россиядә генә түгел, бөтендөньяда танылган язучы. Аның китаплары төрле телләрдә дөнья күргән, бәлки әлеге китапны да тәрҗемә итеп булыр», – диде ул.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе булган күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров конгресс эшчәнлеген башлап җибәргән вакытларны искә алды.
«Без Роза ханым белән конгресс эшен иң беренче башлап җибәрүче кешеләр. Кечкенә генә бер бүлмәдә башлап җибәреп, шундый зур бинага күчү бәхетенә ирештек. Аны күп кеше аңламый, 5-6 метрлы бүлмәдә утыра идек. Һәрвакыт бергә булдык, чит илләргә йөрдек, төрле элемтәләр урнаштырырга тырыштык, татарның кем икәнлеген, кайда икәнлеген һәм аның бердәмлеген күрсәтергә тырыштык», – дип искә алды ул.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
«Роза, син бәхетле кеше. Аллаһы Тәгалә биргән сәләтнең син шактыен тормышка ашыра алгансың, бөтенесен дип әйтмим. Ә мөмкинлекләр әле һаман да арта тора. Син затлы гаиләң белән бәхетле. Шундый балалар, оныклар үстерә алу белән бәхетле. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр. Аның балалары да шундый, алар Розаның эшен бергәләшеп дәвам итәләр», – диде Индус Таһиров.
Роза Туфитуллова үзгәртеп кору елларында «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасына нигез сала. Оешма 1990 елда барлыкка килә. Ул хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү, гореф-гадәтләрне, телне саклап калу, дөнья күләмендә барган икътисади һәм сәяси процессларда хатын-кызның ролен үстерү максатыннан оештырыла. Бу хакта очрашуда «Ак калфак» оешмасының бүгенге рәисе Кадрия Идрисова сөйләде.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
- Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова – 1945 елның 17нче октябрендә Татарстанның Аксубай районы Яңа Узи авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне алтын медальгә, ә Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын кызыл дипломга тәмамлый. Соңрак «Татарстан» телерадиотапшырулар дәүләт комитетының балалар һәм яшьләр тапшыруы редакциясе мөхәррире, аннары «Яшь ленинчы» газетасы һәм «Ялкын» журналының баш мөхәррире була. 1988 елда исә «Сөембикә» журналына баш мөхәррир итеп билгеләнә. Татарстан Дәүләт Советында 1999–2004 нче елларда комиссия рәисе урынбасары булып эшли. Депутат буларак Роза Туфитуллова утырышларда ялкынлы чыгышлары белән аерылып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз