news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роза Тихомирова Казанны таң калдыра, дип саный җырчы Ләйсән Мәхмүтова

Татарстанның атказанган артисты Р.Тихомирова «Себердән сезгә сәлам!» концертын тәкъдим итте.

Роза Тихомирова Казанны таң калдыра, дип саный җырчы Ләйсән Мәхмүтова
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Динә Йосыпова). Җырчы Ләйсән Мәхмүтова Татарстан Республикасының атказанган артисты Роза Тихомирова Казанны таң калдыра, дип саный. Бу турыда ул Роза Тихомированың «Казан» милли-мәдәни үзәгендә үткән «Себердән сезгә сәлам!» концерт-презентациясендә әйтте.

Концерт дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров җырчы Роза Тихомированың яшәгән җирендә татар мәдәниятен үстерүгә куйган зур хезмәтен билгеләп үтте. «Залны тутырып килгәнегез өчен, чакырган кунакларны хөрмәтләп килгәнегез өчен зур рәхмәт. Роза Тихомирова - ул чын Себер татары», - диде ул.

Роза Тихомированы котларга «Артур-Марат» дуэты, «Зө-Ләй-Лә» төркеменнән Ләйсән Закирова һәм Ләйсән Мәхмүтова да килде. «Элек без сезгә килә идек, ниһаять, син үзең Казанга килеп життең. Матур кыяфәтең, матур тавышың белән Казанны таң калдырасың! Рәхмәт!» - диде Ләйсән Мәхмүтова.

Роза Тихомирова Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан белән дә чыгыш ясады.

Концертны карарга бик күп тамашачы килде, залда буш урыннар булмау сәбәпле, басып караучылар да булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100