news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роза Сябитова Казанда VK Fest фестивалендә: Татарстан – минем кече Ватаным

Роза Сябитова Казанда VK Fest фестивалендә: Татарстан – минем кече Ватаным
Фото: «Татар-информ»

Тамырлары татар булган танылган алып баручы Роза Сябитова Казанда узган VK Fest фестивалендә чыгыш ясады. Ул республика һәм аның халкы турында җылы сүзләр әйтте. Бу хакта «Миллиард.Татар» яза.

Мәскәүдә тууга карамастан, Казан минем өчен аеруча үзенчәлекле урын, дип белдерде Сябитова.

«Монда бөтен нәрсә якын. Бигрәк тә тел. Мин биредә өч көн торсам татар телендә иркен сөйләшә башлыйм. Оныгым, кечкенә генә булса да, миңа «әби» дип дәшә. Татар хатын-кызлары – безнең генетик дәрәҗәдәге горурлыгыбыз!» - дип уртаклашты алып баручы.

Ул шулай ук үз милләте белән горурлануы һәм яшьләрнең гаилә традицияләрен саклавына шат булуы турында әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot