news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роза Шәрәфиева «Татарстан яшьләре»ндә Исмәгыйль Шәрәфиевнең эш ысуллары турында сөйләде

Роза Шәрәфиева «Татарстан яшьләре»ндә Исмәгыйль Шәрәфиевнең эш ысуллары турында сөйләде
Шәрәфиевлар гаиләсенең шәхси архивы

«Социалистик Татарстан» (хәзер – «Ватаным Татарстан») газетасында корректор булып эшләгән Роза Шәрәфиева ире – журналист, «Татарстан яшьләре» газетасында 27 ел баш мөхәррир булып хезмәт куйган Исмәгыйль Шәрәфиевнең журналистика өлкәсендәге эшчәнлеген искә алды.

«Журналистның күзендә өмет чаткысы күрсә, ул аңа язар өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырыша иде. Бар, йөр, күр, сөйләш, аралаш – яз гына. Ул эшләгән елларда «Татарстан яшьләре» газетасы бик кызыклы һәм борчулы тормыш кичерде. Журналистларның яшәү шартларын кайгырту – беренче бурычларның берсе иде. Һәркемнең хәленә керергә, булышырга тырышты. Мин уйлыйм, күпләр аңа рәхмәтледер», - диде ул «Татар-информ»га «Татар журналисты» сәхифәсендә чыккан әңгәмәдә.

Аның әйтүенчә, Исмәгыйль Шәрәфиев беркатлы, эчкерсез кеше булган, хезмәткәрләрне бер-берсенә каршы куймаган, коллективта дуслык булуын теләгән. «Аның җитәкчелек стиле шундый иде. Газетаны тагын да популярлаштыру өчен төрле конкурслар уйлап чыгара, оештыра – кыскасы, нинди мөмкинлек бар – бөтенесен дә эшкә җигәргә тырыша иде», - дип искә алды ул.

«Материалларга таләбе дә шул - алар дәлилле булырга тиеш. Чөнки аны төрле кеше төрлечә кабул итәргә мөмкин. Исмәгыйльнең әйтә торган сүзе: «Беркем дә барып чыккан кабахәт түгел». Шуңа күрә әйткән (язган) сүзең кешене үтерерлек булырга тиеш түгел», - дип сөйләде Роза Шәрәфиева.

Мәкаләләргә башисем кую, редакцияләү, «татарчалаштыру» һ.б. эшләр – барысы да Исмәгыйль Шәрәфиевнең кулы, күзе, йөрәге аша үткән.

«Ул эшли башлаган еллар – үзгәртеп кору, хәбәрдарлык еллары. Журналистика өчен алтын еллар, сагынып сөйләргә генә калды. Иң төп тема – милләтнең проблемалары турындагы темалар. Безнең матбугатта калька теле бик борчый иде аны», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100