news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роза Рымбаева музыка буенча үсешне хәзер беркем дә чикләми дип исәпли

Җырчы сүзләренчә, төрле форматта җырлаучылар булу яхшы.

Роза Рымбаева музыка буенча үсешне хәзер беркем дә чикләми дип исәпли
архив/Абдул Фархан

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казахстанның халык артисты Роза Рымбаева музыка өлкәсендә үсешне хәзерге заманда беркем дә чикләми дип саный. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Рәшит Ваһапов фестиваленең гала-концертында сөйләде.

“Казахстанда төрле форматта җырлаучылар бар: классика, фольклор, шул ук вакытта заманча җырлар да бар. Шуларның берсен мин башкарам, аны махсус минем тавышым өчен улым язды. Музыка буенча хәзер үсеш бик киң, беркем дә чикләнми”, - диде ул.

“Җырчының осталыгы, музыкальлеге белеменнән тора. Мондый күп юнәлешләрнең булуын уңай бәялим, чөнки җырчы һәм тыңлаучы дәрәҗәсе үсә бара”, - диде Роза Рымбаева.

Җырчы “Кадерләп үстергән мин синең җимешең” җырын казахча оркестрга кушылып башкарды. “Һәр конкурста да оркестрлар катнашмый, сәхнәдә исә халык һәм симфоник юнәлеше буенча иде, хор да булды – бу зур күрсәткеч. Ваһапов фестивалендә катнашуыма бәхетлемен”, - диде ул.

“Мин сезнең башка фестивальләрегезне белмим, әмма сәхнәдән конкурсантларны тыңлагач, бәйгенең профессиональ дәрәҗәдә булуына инандым. Ике оркестр, зәвыклы тамашачыларның булуы сокландырды. Шуңа күрә ул иң шәп фестивальдер дип саныйм”, - диде ул.

Роза Рымбаева Казахстанда да мондый фестивальләрнең күп булуын әйтте. “Финалда җырчылар гел оркестрга кушылып җырлый. Һәм без аларны алга таба Халыкара конкурсларга җибәрәбез”, - дип сөйләде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100