news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роза Хәмидуллина: “...Менә дигән шигъри дәреслекләр” – “Шәһри Чаллы” газетасы

Балалар шагыйре Мәхмүт Газизов 2013 елның 14 сентябрендә каты авырудан соң вафат булды, үлеменә 3 ел вакыт үтеп тә киткән...

 (Яр Чаллы, 21 сентябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”, Роза Хәмидуллина). Кемнең ничектер, ә минем күңелем түрендә матур бер истәлек-хатирәләр булып, Чаллы шәһәребезнең бакыйлыкка күчкән язучылар яши. Заһирә Гомәрова, Нәҗип Мадъяров, Ямаш Игәнәй, Мәхмүт Газизов, Шамил Шәйдуллиннарны мин һәрвакыт сагынып искә алам. Сентябрь аеның бер иртәсендә юлым Мәхмүт Газизов яшәгән өйгә китерде. Бу йорт кешеләре тарафыннан мин үземә карата күп еллар дәвамында ачык йөз, җылы караш сизәм. Озаграк шалтыратмый торсам, Мәхмүт абый үзе телефон аша хәлемне белә торган иде, бу гадәт хәзер аның хатыны Нурсинә апага да күчте. Үзем дә җәйме ул, яз, кыш айларымы - һәрдаим хәлләрен белеп торырга тырышам. Ә туган көн, бакыйлыкка күчкән көннәр – болары инде изге көннәр. Менә бу юлы да Кадыйр Сибгатуллинның җәмәгате Фәния Хәмәт кызы белән Мәхмүт абыйларга – аның гаиләсе яшәгән истәлекле йортка юл тоттык. Ә күңелдә истәлекләр яңара, хатирәләр баш очыннан урап, алдан чаба.

Балалар шагыйре Мәхмүт Газизов шәһәребез китап сөючеләре өчен таныш исем. Шәһәребездә ул булмаган балалар бакчасы, мәктәп, китапханәләр юктыр. Ул һәр укучы, укытучы, китапханәченең якын дусты, ярдәмчесе иде.



Әдипнең иҗат эшчәнлеге урта мәктәптә укыганда башлана. Аның “Такташ безнең белән” исемле беренче шигыре тугызынчы сыйныфта укыган вакытта, Шөгер (хәзерге Лениногорск) районында чыгып килүче “Җиңү байрагы” газетасында басыла.

Такташ үлгән диләр...
Безнең өчен
Ошамый бу дөрес хәбәргә.
Мин килешмәс идем,
Берәр кеше:
Онтылыр ул, дисә әгәр дә.
Ул үлмәгән!
Аның исеме исән,
Киләчәккә өндәп эндәшә.
Ул үлмәгән!
Безнең белән бергә
Җирдә хаклык өчен көрәшә.

Мәхмүт Миннәхмәт улы Газизов 1940 елның 8 февралендә Лениногорск районының Туктар-Урдалысы авылында туа. Аның туган ягына багышлап язган шигырьләре шактый.

Кешеләргә ана сөте белән
җир җылысы керсә җилеккә,
көл өстендә ил тамыры корымый,
яши икән авыл ничек тә!
Үтелгән юл шаһит: “Туктар” дигән
мөһер суккан писарь уңмады,
“Каршы тау”лар ярып юлга чыккач,
туктамастыр Туктар-Урдалы!
“Туктар-Урдалы”.

Авыл мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында белем ала. Институтта ул шагыйрь Ренат Харис, егерме елдан артык “Мәгариф” журналы мөхәррире булып эшләгән Фәрит Шәрифуллин, күп еллар Татарстан телевидениесендә диктор булган Рөстәм Нәбиуллин белән бергә укый, ә старосталары бүгенге көндә тарих фәннәре докторы, археолог-галим Равил Фәхретдинов була. Мәхмүт абый һәрбер сабакташы турында тәмләп сөйләргә яратты, шул еллар истәлеге булып “Егерме йөрәк” шигыре калды.

Без яшәдек бергә
егерме йөрәк,
егерме студент,
егерме мәхәббәт.
Дуслык җебе белән уралдык без –
Егерме кеше,
Егерме куәт.
Шул егерме йөрәк хәзер
егерме җирдә,
егерме сагыну
егермебездә.

Югары белемле Мәхмүт Газизовның хезмәт юлы Лениногорск районы Федотовка авылы урта мәктәбендә башланып китә. Ул татар әдәбияты, тарих-җәмгыять белеме дәресләреннән балаларга белем бирә. Шуңа күрә, аңа балалар тормышы якын иде, ул, балалар телен аңлап, балалар тормышын чагылдырган шигырьләрен яратып язды.

1970 елда КамАЗ төзелешенә килә. Чаллыга күченеп килгәч, тулай торакта тәрбияче, төзелештә геодезист, мастер, тимерчелек заводында эшли. “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли. Әдип әнә шулай тормышны өйрәнә, булачак әсәрләре өчен материал туплый.

Шәһәрдәге зур үзгәрешләр, яңарыш шагыйрьгә шигырьләрендә яңа образлар тудырырга ярдәм итә. Мәхмүт абыйның хезмәт кешесе турындагы шигырьләре табигый, уй-хисле, тормышчан. Аның өчен гомумилек ят нәрсә. Шигырьләрдә конкрет фикер, хис ята.

Эш белән мавыгып, төн үткән,
яктырып килә ич, кара син! –
без салган нигезләр өстендә
өлгерә тагын бер
яңа көн!

Шагыйрь буларак, ул эзләнә, КамАЗ белән бергә үсә. Мәхмүт Газизов 1978 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татар шигъриятендә аның ачышлары, табышлары зурдан. Ул үзе дә: “...Минем күп китапларым, нигездә, ата-аналарга, укытучыларга, тәрбиячеләргә адресланган. Алар, татар теленең кулланышын киңәйтү максатында, - менә дигән шигъри дәреслекләр”, – дип сөйли иде. Авыл балаларына хас гади, кешелекле, кече күңелле иде Мәхмүт абый. Тулы көчендә эшләп, иҗат итеп йөргәндә без китапханәчеләрне, тәмле шигырьләре белән генә түгел, үзе тотып алып кайтып кыздырган балык, тозлаган гөмбәләре белән сыйларга да җаен таба иде. Шагыйрь гел хезмәттә, гел юлда булды. “Юл эше” дип исемләнгән шигырендә шагыйрь болай ди:

Юл тузаны куна чәчләргә,
ел тузаны кунар – юылмас:
юл киңәйткән искә төшәр дә
үткән гомер әрәм тоелмас.

Мәхмүт ага 2013 елның 14 сентябрендә, каты авырудан соң, вафат булды, үлеменә 3 ел вакыт үтеп тә киткән...

Шагыйрь Мәхмүт Газизовның гомере әрәм үтмәде, ул безгә дистәгә якын шигъри җыентыкларын калдырып китте. “Бер, ике, өч...” (1972), “Миләш сиртмә” (1969), “Тәгәри китте йомгагым” (1976), “Мәйдан” (1990), “Гаҗәеп көн” (1995), “Серле иҗек” (1996) һәм “Бүремалай белән Аюбай” (2012). Тагын бер шигыре күңелгә килә:

Күз яше төсле гөнаһсыз
Җыр язалсам әгәр,
Кулга каләм алган көнемә
Рәхмәт –
таулар кадәр.

Шагыйрь абый! Синең шигырьләр барлык татар балаларына килеп ирешкән, алар укучылар күңелендә мәңге яшәрләр, диясе килә.

Күрешеп сөйләшү сәгатьләре тиз үтеп китте. Истәлек-хатирәләргә тукталып озаклап утырылды. Ул яшәгән фатирда җылы мөгамәлә хакимлек итә. Кызлар, кияүләр тарафыннан сакланган матур истәлекләр яши. Хатыны онытмый яшәткән шагыйрь рухы хөкем сөрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot