Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роза Әхмәдиева: «Шәрык базары» фестивалендә фәнгә зур игътибар бирелә
Быел «Россия – Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале («Казанда шәрык базары») кысаларында икенче тапкыр халыкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Конференция төрле илләрдән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге алдынгы экспертларны җыя. Чара ТР Мәдәният министрлыгы, Фәннәр академиясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты ярдәмендә оештырыла. Бу хакта тулырак фестивальгә багышланган матбугат очрашуында Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева сөйләде.
«Шәрык базары» фестивалендә фәнгә зур игътибар бирелә. Барысы да мәдәниятне җыр-бию белән генә чикли, ләкин мәдәният ул фән дә. Безнең республика әлеге юнәлештә мисал күрсәтә. «Шәрык базары»нда ике юнәлеш тә синтезда алып барыла. Фәнгә дә, җыр-биюләргә дә урын бирелә», – диде ул.
«Россия – Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале 12-22 ноябрьдә Казанда узачак. Чарага 40 илдән һәм Россиянең 20 төбәгеннән катнашучылар килүе көтелә. Роза Әхмәдиева фестиваль кысаларында төрле юнәлешләрдә утырышлар узачагын билгеләп үтте.
«Без мәдәниятебезне кадерләп сакларга тиешбез, ә бу турыдан-туры фәнни хезмәт белән дә бәйле. Конференциядә төрле юнәлешләр буенча 10 секция узачак. Без төрле университетларның ректорларын көтәбез, фикер алышу өчен күп мәйданчыклар оештырыла. Узган ел безгә әлеге мөмкинлек өчен бик күп ил вәкилләре рәхмәт белдергән иде, быел да конференция югары дәрәҗәдә узар дип өметләнәбез», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков әлеге конференция фестивальдә булган мөһим юнәлешләрнең берсе булуын искәртеп узды.
«Шәрык базары» кысаларында фәнни компонентны кертү бик дөрес алым булды. Бу безнең өчен фәнни юнәлештә тагын да зуррак мөмкинлекләр ача. Фәндә үзебезнең казанышлар белән бүлешергә, алга таба ниндидер юнәлешләрне билгеләргә мөмкинлек бирә. Фәнни-гамәли конференцияләрнең төп максаты – фикер алышу, нәкъ менә фикер алышканда гына дөреслек туа», – диде ул.
Илгиз Халиков конференциягә килгән эшләр санын да атады.
«Бүген без 80гә якын фәнни эш кабул иттек, ләкин соңрак алар 100дән артып китәр дип уйлыйм. Катнашучыларның күбесе Казанга килеп катнашырга теләк белдерә, монысы да бик мөһим. Күзгә-күз күрешеп сөйләшү башкача кабул ителә, кунакларыбызга Казан шәһәрен күрсәтү мөмкинлеге дә булыр», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз