Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роза Асылгәрәева: Гуманитар фәннәрдә акча эшләү юлларын табарга кыен
Доцент гуманитар фәннәргә игътибар кимеде дип саный.
(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Динә Шәмсетдинова, Ләйлә Хәкимова). Казан дәүләт педагогика институтында озак еллар укыткан доцент, хәзерге көндә лаеклы ялга чыккан Роза Асылгәрәева гуманитар фәнгә кызыксыну кимеде, шуңа күрә татар телендә диссертацияләр яклаучылар аз дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ”га интервьюсында хәбәр итте.
“Үзе теләгәнчә эшләү мөмкинлеге аз. Беренчедән, фән эшлеклеләре саны кимеде, аларга булган әһәмият, игътибар да кимеде. Бөтен нәрсә бизнеска, акчага корылган. Гуманитар фәннәрдә акча эшләү юлларын табарга кыен. Чынлап яраткан, тормыш юнәлешен үз иткәннәр генә гуманитар фәннәргә бара. Элек гуманитар фәннәргә игътибар күбрәк иде. Техник фәннәрдә ачыш ясый ала икән, ул аспирантурага бара. Гуманитар фәннәрдә ул яктан ниндидер ачыш ясау кыен”, - ди ул.
Роза Асылгәрәева икенче сәбәп буларак, диссертацияләрне бик нык тикшерүләре хакында әйтте. “Элегрәк заказ биреп яздыру, кешенекен күчерү, җөмләләрне алыштыру бар иде. Хәзер фәнни хезмәтләрне аспирант үзе булдырырга бурычлы. Яшьләрнең моңа барасы килми. Заказ белән язылырга мөмкинлекләр азая бара. Нәтиҗәдә, кешеләрнең кызыксынганнары гына эшли”, - дип билгеләп узды ул.
Доцент әйтүенчә, татар-гарәп, татар-кытай, татар-инглиз бүлекләре бар, ә бары тик татар теле белән генә шөгыльләнүчеләр юк. “Гуманитар фәннәрдә эшләнмәгән шул кадәр күп байлык ята – архив, сирәк китап бүлекләрендәге материаллар. Гарәпчә өйрәтү кими, бүлекләр ябыла. Күз алдына китерегез, без 2005 елга хәтле 90-120 кеше чыгара идек. Бүген тел белгечләреннән бары-югы илле кеше чыгарыла микән. Туксан кешедән уны булса да фәнгә кереп китә, ә татар факультетына беренче курска кергән егермесенең ничәсе фәнгә китә? Аның укытучылыкка да китүчеләре юк. Татар-гарәп, татар-кытай, татар-инглиз бүлекләре бар, ә бары тик татар теле белән генә шөгыльләнүчеләр юк”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз