news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роза Әдиятуллина: «Татар сүзе» бәйгесе төрле һөнәр вәкилләрен берләштерә

Роза Әдиятуллина: «Татар сүзе» бәйгесе төрле һөнәр вәкилләрен берләштерә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Танылган журналист, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Роза Әдиятуллина «Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесе төрле һөнәр вәкилләрен берләштерүен билгеләп үтте. Бу хакта ул бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында белдерде.

«4500 катнашучы арасында нинди генә һөнәр ияләре юк. Былтыр мич чыгаручылар, укытучылар булды. Быел исә җиңүчеләр арасында ветеринар табибы, табиблар, укытучылар, физика, математика укытучысы, хәтта көрәш буенча Татарстан һәм Россия чемпионы да бар», – дип искәртте ул.

Аның сүзләренчә, бәйгедә катнашучыларны туган телгә булган мәхәббәт берләштерә.

«Нинди һөнәр иясе булуга карамастан, аларны татар сәнгате, татар әдәбияты, аңа булган мәхәббәт берләштерә, күңелләре шигърияткә тартыла. «Татар сүзе» чын мәгънәсендә төрле һөнәр вәкилләрен берләштерә. Безнең татар халкы шундый, аны шигърият, җыр, моң гел үзенә тарта. Безнең катнашучыларыбыз әлеге яктан бик теләп ачылдылар», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot