Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рота командиры Артур Әсхәдуллин: Алгы сызыкта республика ярдәмен тоябыз
Разведка ротасы командиры, лейтенант, Батырлык ордены кавалеры Артур Әсхәдуллин махсус хәрби операция территориясендә Татарстаннан килә торган ярдәмнең әһәмиятен әйтте.
«Алгы сызыкта республика ярдәмен тоябыз. Мәктәп балаларыннан хатлар килә, гел шалтыраталар, видеоконференцияләр аша да элемтәдә. Безгә килә торган гуманитар ярдәм бик сизелә», – диде ул «ВСЕ СВОИ» марафонында.
«Туганнар, якыннарым мине аңлый. Алар моны кабул итте. Бу – гади карар түгел, җаваплы карар. Мин үзем дә уйлап килдем бу карарга. Әгәр инде син Ватан сагына баскансың икән, ахыргача нык торырга кирәк – гомерең дәвам итсә дә, горур булып үләргә туры килсә дә. Сиңа ил, туганнар карый. Гаиләгә оят килергә тиеш түгел», – диде Артур Әсхәдуллин.
Хәрби хезмәткәр ир-атларга киңәшләрен бирде. «Үз көчегезгә бәя бирегез. Илдә авыр чор, без аны лаеклы узарга тиеш. Һәр ир-атның бурычы – Ватанны саклау. Көрәшә алмыйсың икән, башка бер файдалы гамәл кыл. Башың, аяк-кулларың төзек икән, Ватаныңны сакла. Шундый һөнәр бар», – диде.
«Минем командир әйткәнчә, безнең белән булмаганнарны истә тотарга һәм безнең янәшәдә исән булганнар турында уйларга кирәк», – ди Артур Әсхәдуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз