news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росздравнадзор медицина битлекләре булмау һәм кыйммәтләнү буенча шикаятьләр кабул итә

Күзәтчелек ведомствосына монополиягә каршы хезмәт белән берлектә вируска каршы препаратлар һәм медицина битлекләренең сатуда булуын һәм бәясен контрольдә тоту йөкләнгән.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Валерия Белова). Россия Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт даруханә оешмаларында медицина битлекләре һәм вируска каршы препаратлары булмау буенча шикаятьләр кабул итә башлады.

«Без гражданнарның мөрәҗәгатьләрен җыябыз һәм аларны вазгыятне алга таба хәл итү өчен җирле үзидарә органнарына, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм Монополиягә каршы Федераль хезмәт идарәсенә тапшырабыз. Бу хөкүмәттән Россия Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә һәм Монополиягә каршы Федераль хезмәт өчен йөкләмә», — дип аңлаттылар Росздравнадзор матбугат хезмәтендә.

Шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр 8 (800) 550-99-03 телефоны буенча кабул ителә.


news_right_1
news_right_2
news_bot