news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росздравнадзор һәм Монополиягә каршы хезмәт вәкилләре Казанда даруханәләрне тикшерә

Контроль сатып алуны дөньяда яңа коронавирус таралу аркасында вируска каршы препаратлар һәм медицина битлекләренең кискен кыйммәтләнүенә бәйле рәвештә халыктан күпсанлы шикаятьләр килү сәбәпле оештырдылар.

Росздравнадзор һәм Монополиягә каршы хезмәт вәкилләре Казанда даруханәләрне тикшерә

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Росздравнадзор һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе вәкилләре Казан даруханәләренә тикшерү белән килде.

Контроль сатып алуны дөньяда яңа коронавирус таралу аркасында вируска каршы препаратлар һәм медицина битлекләренең кискен кыйммәтләнүенә бәйле рәвештә халыктан күпсанлы шикаятьләр килү сәбәпле оештырдылар.

Россия Президенты Владимир Путин, яңа коронавирус таралуга бәйле рәвештә ихтыяҗның артуына сылтау итеп, медицина битлекләре һәм дару препаратларының бәяләрен арттыручы даруханәләрнең лицензиясен алырга тәкъдим иткән иде.

Шулай ук Сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте медицина битлекләре һәм даруларның бәясе күтәрелү яки аларның даруханәләрдә булмавына бәйле проблема белән очрашкан кешеләр өчен кайнар элемтә ачты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100