Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Росздравнадзор Казанда шәхси клиникада остеопат бүлмәсендә бала үлеменең сәбәбен ачыклый
Росссия Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росздравнадзор) Татарстан буенча территориаль органы Казан клиникаларының берсендә бер яшьлек баланың үлеме шартларын ачыклый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Росздравнадзорның Татарстан буенча территориаль органы Казанның шәхси клиникаларының берсендә остеопат бүлмәсендә бала үлеменең сәбәпләрен ачыклый», - дип белдерделәр Росссия Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча территориаль органында.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, баланың хәле остеопат бүлмәсендә кабул итү вакытында кинәт начарланган. Клиника хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм чакырткан, табиблар малайның гомерен саклап калырга тырышкан, ләкин, барлык тырышлыкларына карамастан, ул вафат булган. «Үз һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү һәм саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаттылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз