Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Росздравнадзор кайбер даруларны китерүдә тоткарлыклар булу ихтималы хакында кисәтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Хәзерге вакытта Россиядә кайбер даруларга ихтыяҗ зур һәм шул сәбәпле даруханәләрдә кайбер препаратларны җитәрлек санда китерү тоткарланырга мөмкин. Бу хакта Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Росздравнадзор) Telegram-каналда хәбәр итә.
«Шул ук вакытта, дистрибьюторлар препаратларны даруханәләргә оператив рәвештә китерү һәм аның логистик юлларын үзгәртү буенча тиешле чаралар күрә», - диелә хәбәрдә.
Ведомство шулай ук россиялеләрне намуссыз оешмаларга ышанмаска чакырды. Алар кешегә кирәкле даруны китергән өчен аның бәясенең 50-100 проценты күләмендә алдан акча түләп куюны сорый. Росздравнадзорда мондый препаратлар ялган булырга мөмкин дип кисәттеләр.
«Мондый оешмаларга мөрәҗәгать иткән гражданнар акчаларын да югалта, сәламәтлеген дә куркыныч астына куя», - дип искәртте белгечләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз