news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ростуризм туристик кешбэк программасы буенча сатуларның кышкы этабын башлый

Аның буенча туристлар 15 гыйнвардан апрель ахырына кадәр ял итәргә бара алачак.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Быел Россиядә туристик кешбэк программасы буенча сатуларның кышкы этабын башларга ниятлиләр – аның буенча туристлар 15 гыйнвардан апрель ахырына кадәр ял итәргә бара алачак. Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) җитәкчесе Зарина Догузова Көнчыгыш икътисади форумы-2021 кысаларында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Без быел 2022 елның кышкы сезонына сатуларны ачарга ниятлибез, ул 15 гыйнвардан соңгы чорда гамәлдә булачак», - диде ведомство башлыгы.

Ул ачыклык керткәнчә, 2022 елда туристик кешбэк программасы түбән сезонга гына эшләячәк, аңа Яңа ел бәйрәмнәре һәм җәй айлары кермәячәк.

«Якынча 15 гыйнвардан апрель ахырына һәм 1 октябрьдән декабрь урталарына кадәр. Сәфәрләр тәрәзәсе чама белән шул вакытта ачыла», - диде Догузова.

Ростуризмның туристик кешбэк программасы буенча сатулар тәрәзәсен ике атнага – 14 сентябрьгә кадәр озайтуы турында элегрәк хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot