news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ростуризм Төркиядә Зика вирусы эләктерү куркынычы барлыгы турында кисәтә

Авыруны таратучылар Төркиянең Артвин, Ризе һәм Трабзон шәһәрләре яр буйларында табылган.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Дәүләт федераль туризм хезмәте Төркиядә Зика вирусы эләктерү куркынычы барлыгы турында кисәтә. Бу хакта “Российская газета” яза.

Ведомство Төркиягә ял итәргә баручы россиялеләрне Зика вирусын Кара диңгез яр буйларында черкиләр таратуы мәгълүматын истә тотарга киңәш итә.

Туроператорларга үз клиентларына әлеге хәлне аңлату кирәклеге искәртелгән.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте куркыныч авыруны таратучылар Төркиянең Артвин, Ризе һәм Трабзон шәһәрләре яр буйларында табылуын җиткерде. Төркия хөкүмәте вирус таратучы черкиләрне бетерү буенча эш алып бара.

РИА “Новости” хәбәр итүенчә, Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә анализ черкиләр вирус таратмавын күрсәткән, дип белдергән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot