news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ростуризм мобилизацияләнүчеләргә алдан алынган турлары өчен акчаларын кайтаруны сорады

Ростуризм туроператорларга һәм отельерларга өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылучыларга максималь ярдәм күрсәтүне сорап хат җибәрде. Бу хакта ведомство башлыгы Зарина Догузова үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте. Российская газета шул турыда яза.

Догузова әйтүенчә, ул туризм тармагындагы коллегаларыннан мобилизацияләнгән кешеләргә өстенлекле тәртиптә отельләргә путевкалар һәм броньнәр өчен түләгән акчаларын кире кайтаруны сораган. Акчаларны чыгымнар өчен мөмкин кадәр тотып калмыйча кире кайтару турында әйтелә.

«Бизнес өчен дә хәлнең катлаулы булуын аңлыйм, әмма хәрби хезмәткә чакырылган туристларның мәнфәгатьләрен максималь рәвештә исәпкә ала торган чишелешләр эзләргә сорыйм», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot