news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ростуризм мобилизация аркасында чит илгә чыгуны чикләү турындагы мәгълүматны кире какты

Россиядә өлешчә мобилизация чит илгә чыгу өчен яңа чикләүләргә китермәде. Бу хакта үз Телеграм-каналында Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова белдерде.

«Өлешчә мобилизация шартларында чит илгә чыгу уңаеннан күп кенә сораулар килә. Безнең мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта чит илгә чыгу өчен бернинди өстәмә чикләүләр дә кертелмәгән», — диде ул.

Догузова бу очракта рәсми мәгълүматка гына таянырга кирәклеген әйтте. Ростуризм ил җитәкчелегенә белешмә сорап мөрәҗәгать иткән һәм теләсә нинди яңалыклар турында оператив хәбәр итәчәк.

Искәртик, иртән Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга имза куйды.

Саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервист чакырылырга тиеш, бу гражданнарның гомуми саныннан 1 проценттан бераз артыграгын тәшкил итә. Чакырылыш этаплы булыр дип көтелә, студентлар һәм «срочник» солдатлар анда эләкми.

news_right_1
news_right_2
news_bot