Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ростуризм Мадагаскарга баручыларны чума ияртү ихтималы турында кисәтә
Мадагаскар республикасында 2017 елның сентябренә 144 авыру очрагы теркәлгән.
(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) Мадагаскарга барырга җыенган Россия гражданнарына чума авыртуын йоктыру ихтималын исәпкә алырга куша, диелә әлеге идарә хәбәрендә.
Ростуризм билгеләп үткәнчә, Мадагаскар республикасында 2017 елның сентябренә 144 авыру очрагы теркәлгән. Авыру иң күбе Антананариву һәм Туамасин дигән шәһәрләрдә таралган. Әлеге идарә, Россия Тышкы эшләр министрлыгының кризис үзәге хәбәренә сылтама ясап, Россия кешеләре арасында зыян күрүчеләр юк, дип җиткерә.
Чума – табигый йогышлы авыру, ул карантин инфекцияләр төркеменә керә. Аның белән авырган кешенең хәле бик начарлана, лимфа төеннәренә, үпкәсенә, тын юлларына зыян салынып, сепсис барлыкка килә. Чума белән авыручылар арасында үлүчеләр күп теркәлә, ул бик тиз йогучан авыру, дип яза "РИА Новости".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз