news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ростуризм: Кытайда җир тетрәүдә Россия кешеләре зыян күрмәгән

Кытайда сишәмбе көнне Цзючжайгоу өязендә 7 баллы җир тетрәү булган.

(Казань, 9 август, “Татар-информ”). Кытайда сишәмбе көнне Цзючжайгоу өязендә 7 баллы магнитуда белән җир тетрәү булган. Гадәттән тыш хәл вакытында зыян күрүчеләр арасында Россия кешеләре юк. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

"Җир тетрәүдән зыян күрүдән ярдәм сорап, Кытай дипломатик вәкиллегенә Россия гражданнары мөрәҗәгать итмәгән", – диелгән Россиянең туризм буенча федераль агентлыгы хәбәрендә. 

Ростуризм хезмәте хәзер Кытайда булган Россия кешеләрен төшенкелеккә бирелмичә, тынычлык сакларга һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калса, җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәргә киңәш итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot