news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростуризм: Электрон юллама бөтен туроператорлар өчен мәҗбүри булачак

Канунга тиешле үзгәрешләр якын арада кертеләчәк.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Россиядә 2018 елның 1 гыйнварыннан барлыкка киләчәк электрон юллама туроператорлар өчен мәҗбүри булачак. Канунга тиешле үзгәрешләр якын арада кертеләчәк. Бу хакта чәршәмбе көнне Сочида узган Бөтенроссия туроператоры конгрессында Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) башлыгы Олег Сафонов җиткерде, дип хәбәр итә “Российская газета”.

“Система киләсе ел башында эшләп китәчәк. Билгеле бер күчеш чоры булачак. Электрон юллама теләк буенча кулланылачак. Шулай да якын арада әлеге система мәҗбүри булсын өчен канунга үзгәрешләр кертәчәкбез”, - дип сөйләгән Сафонов.

“Российская газета” язуынча, ведомство инде әлеге мәгълүмат системасын тестлаштыра башлаган. Ростуризм сайтында электрон юллама турында база мәгълүматы, аның структурасы һәм башка мәгълүматлар махсус бүлектә урнаштырылган.

Яңалыкның мәгънәсе шунда, һәрбер кулланучы бу очракта туристик фирманың канун таләпләре нигезендә эшләвен белә ала – кунакханәгә броньне һәм авиабилетларны күзәтә, компаниянең финанс гарантияләрен күрә, шулай ук аның Ростуризм реестрында булуын белеп тора ала. Болар барысы да туристка сатып алуда куркынычсызлык гарантиясен бирә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100