news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростуризм башлыгы 2018 елдагы Дөнья чемпионатына турист карталарын булдырырга куша

"Кырымның кунак картасы" ярдәмендә ярымутрау кунакларына мәдәни һәм табигый объектларда булганда ташлама ясала.

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). Ростуризм башлыгы Олег Сафронов 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары үткән һәр шәһәрдә туристлар өчен махсус карталар ясарга тәкъдим итә. Бу хакта ТАСС агентлыгы язып чыкты.

Андый карталар берничә туристлар объектында булырга мөмкинлек бирә. Бу хакта Олег Сафронов илдәге туризмның актуаль сораулары буенча узган Бөтенроссия киңәшмәсендә белдерде.

Мисалга ул “Кырымның кунак картасы”н китерде. Аның ярдәмендә ярымутрау кунакларына мәдәни һәм табигый объектларга ташлама ясала.

“Без футбол буенча дөнья чемпионаты узган шәһәрләрдә бу проектны чынга ашыруны сорыйбыз”, – диде Сафронов.

Ул ассызыклаганча, 2017 елда Конфедерацияләр кубогы һәм 2018 елгы Дөнья чемпионаты узган шәһәрләрдә дөнья дәрәҗәсендә булырлык югары сыйфатлы инновацион турист эшләнмәләре ясалырга тиеш.

Искәртеп үтәбез, конфедерация Кубогы 17 июнь көненнән 2 июльгә кадәр Мәскәү, Санкт-Петербурга, Сочи һәм Казанда үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100