Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ростуризм: Агымдагы елда 3,5 млн кеше кешбэк алырга мөмкин
2022 елда туристик кешбэк программасыннан 3,5 млн чамасы кеше файдалана ала.
Туризм буенча федераль агентлыкта мәгълүматлары буенча, Россия кешеләре кешбэк белән сәяхәтләрне гадәтиләренә караганда 5 тапкыр ешрак бронь ясый. Ел башыннан бу программадан 2,4 миллионнан артык кеше файдаланды инде. Ә бу вакыт эчендә кешбэкның гомуми суммасы 8,4 млрд сум тәшкил иткән. Моннан тыш, туроператорларда бронь ясау 2-3 тапкырга арткан.
Россиялеләр арасында Краснодар крае, Мәскәү һәм Санкт-Петербург популяр санала.
Ростуризмда шулай ук искә төшергәнчә, 2022 елда көзге-кышкы чорда туристик кешбэк белән сатуның тагын бер тәрәзәсе ачылачак.
Министрлар Кабинеты Россия буенча туристик юлламалар өчен кешбэкка 3,5 млрд сум өстәячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз