news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростуризм 1 мартта туристик кешбэкның бишенче этабын вакытыннан алда яба

Әлеге программадан файдаланып калырга теләүчеләргә 1 мартка кадәр билет сатып алырга кирәк.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). 1 мартка каршы төндә Россиядә ил буйлап сәфәр кылу өчен туристик кешбэк программасы вакытыннан алда төгәлләнәчәк. Ростуризмда аңлатуларынча, программаның бишенче этабы бүленгән акчалар бетү сәбәпле тәмамлана. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Программаның арадаш нәтиҗәләре турында искә алсак, аның агымдагы этабына планлаштырылган сумма туристларга инде тулысынча күчерелгән диярлек. Аннан 700 меңгә якын кеше файдаланган – алар кешбэк кулланып сәфәр кылуга 12 миллиард сум акча сарыф иткән. Һәм алдан билгеләнгән шартлар нигезендә кешеләрнең карталарына 2,5 миллиард сумнан артык акча кире кайткан», - дип аңлатты Ростуризм башлыгы Зарина Догузова.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге программадан файдаланып калырга теләүчеләргә 1 мартка кадәр билет сатып алырга кирәк.

Программаның бу этабы 18 гыйнварда башланды. Аның шартлары буенча туристлар сәфәргә 30 апрельгә кадәр кузгала, ә елга буйлап сәяхәткә навигация башланганнан алып 1 июньгә кадәр юл тота ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100