news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростсельмаш үз техникасының иң яхшы операторларын җиңел автомобиль белән бүләкли

Бәйгедә катнашучыларның барысы да бүләк алачак.

Ростсельмаш үз техникасының иң яхшы операторларын җиңел автомобиль белән бүләкли
https://agro.tatarstan.ru/

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Ростсельмаш компаниясе «Ставим рекорды вместе» («Бергәләп рекордлар куябыз») программасының старты турында игълан итә. Аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы 30 хуҗалыкка яңа LADA 4×4 Urban 3D автомобильләре бүләк ителәчәк. Бу турыда. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Ярышларда түбәндәге номинацияләрдә югары эш нәтиҗәләре күрсәтә торган авыл хуҗалыгы җитештерүчесе катнашырга мөмкин: 

  • «Трактор RSM 2000» — культивацияләү, чәчү, дискование, сөрү, туфракны тирәнтен йомшарту — иң яхшы җитештерүчәнлек һәм ягулыкны янга калдыру категорияләрендә;  
  • «Ашлык җыю комбайннары TORUM, RSM 161, ACROS» — бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю — суктыру категориясендә;
  • «Азык җыю комбайннары RSM F» сериясеннән — кукуруз силосын һәм үләннәр әзерләү — әзерләнгән кукуруз һәм үләннәр күләме категориясендә;

Машиналар AGROTRONIC мониторинглау системасы белән җиһазланган булырга тиеш. Программада катнашу өчен 2020 елның 14 апреленнән 30 ноябренә кадәр түбәндәгеләрне башкарырга кирәк: 

  1. Ростсельмашның дилерлык үзәге вәкиле ярдәмендә программада теркәлергә.
  2. Катнашу өчен категорияне сайларга.
  3. Эшләр башкарырга, ирешкән күрсәткечләрне белешмәләр җыю формасында тупларга. forma_sbora_dannih.pdf.
  4. Белешмәләр җыю формасын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында имзалатырга.  
  5. Белешмәләрҗыю формасын Ростсельмашның дилерлык үзәге вәкиленә тапшырырга. 
  6. Күрсәткечләр дәрәҗәсеннән чыгып, түбәндәге бүләкләр биреләчәк:

Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән катнашучыларга иң зур бүләк 2020 елгы LADA 4×4 Urban 3D бирелә.

Күрсәткечләре бик үк яхшы булмаган катнашучыларга гарантияле бүләк — механизатор өчен җыелма.

Ярыш нәтиҗәләре 2020 елның 15 декабреннән соң игълан ителәчәк. Конкурс шартлары белән тулырак Ростсельмаш сайтында танышырга мөмкин: www.ppr.rostselmash.com.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100