news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роструд февраль аенда озын ял көннәре турында искә төшерде

Бәйрәмнәр алдыннан россиялеләрне 15-20 февраль көннәрендә алты көнлек эш атнасы көтә.

Роструд февраль аенда озын ял көннәре турында искә төшерде
"Татар-информ" архивы

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Февраль аенда россиялеләрне озын яллар көтә. Бу хакта Роструд хәбәр итә.

Февраль яллары өч көн дәвам итәчәк. Алар Ватанны саклаучылар көнен (23 февраль) бәйрәм итүгә бәйле. Россиялеләрне бәйрәмнәр алдыннан озын эш атнасы көтә, ул 15-20 февральдә дәвам итәчәк. Ял иткәннән соң гражданнар өч көн — 24-26 февраль көннәрендә эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot